Көй язылачак шигырь гади булса, композитор өчен әйбәтрәк. Җырның сүзләре дә, музыкасы да катлаулы булса, аны тыңлау, кабул итү авыр булачак. Текст җиңел булса, композитор җырны ничек теләсә, шулай катлауландыра ала — мәсәлән, аңа берничә мәгънә катламы өсти ала.
Мәсәлән, аерым бер җырның текстын музыкасыннан аерып карыйбыз икән, шигърият күзлегеннән ул уртакул гына бер шигырь булып күренер, әмма җыр эчендә ул бөтенләй башкача яңгыраячак, чөнки музыка аңа үз катламнарын өсти, нәтиҗәдә әлеге текстны күңел белән кабул итү бик нык үзгәрә.
Мисал өчен, Рөстәм Яхинның Мостафа Ногман сүзләренә язган «Бөдрә таллар» җырын алыйк. Рөстәм Яхин үзе бу турыда болай ди: «Мостафа Ногманның җыр тексты мине нәрсәсе белән җәлеп итә? Шигъри образның гадилеге, аныклыгы, тоеп була торганлыгы, шагыйрь сүзенең табигый әйтелгән булуы, халыкчан шигъри башлангычка якынлыгы белән. Аларда бернинди дә символика, абстракцияләр, әйтеп бетерелмәгәнлек юк, ниндидер ачып бирелергә тиешле мәгънәләр салынмаган. Барысы да бик ачык, ясалмалылык юк, гади тыңлаучыга аңлаешлы. Бу текст эмоциональ яктан тулышкан, ләкин анда ачыктан-ачык хислелек юк. Нәкъ менә шундый аңлаешлы, чамасыз шигъри алымнар кулланылмаган текстлар музыкага яхшы ята һәм адекват музыкаль образлар тудыра».
Бу очракта җыр сүзләренә шигырь дип карарга кирәкми. Монда ничек була? Мостафа Ногман су буена төшә дә, талларны күрә. Таллар инешкә башларын иеп, басып тора. Шунда сандугач килеп, сайрый башлый. Мостафа Ногман уйлый: «Бу сандугач нәрсә турында сайрый микән?».
Ул бит шагыйрь. Ә шагыйрь кеше су буена төшкәч, нишли? Сандугач турында уйлана. Шулай түгелмени? Аның бит күңеле нечкә! Мостафа Ногман уйлый: «Әлбәттә, ул минем турыда, минем хисләрем турында җырлыйдыр». Антропоцентризм була.