1940 нчы еллар
ДЖАЗ, БАЛЕТ һӘМ ВАҺАПОВ
Сугыш елларында Казан Мәскәү мәдәни элитасы туплану урыны булып тора, ә сугыштан соң монда шактый гына трофей фильмнар һәм язмалар кала. Шулай ук 1941 елда Казанда «Татар халык җырлары» дип аталган калын гына җыентык чыга, аны композиторлар Виноградов, Ключарев, Садри төзи, ә Ключарев редактор була. Китапка 145 халык җыры керә.

1947 елда Казанга Олег Лундстрем оркестры күченә, беренче рәсми язмалары буларак алар татар җырларының эшкәртелгән версияләрен яздыра. Татар музыкасы яңа тембрлар, ритмнар сеңдерүен дәвам итә. Мисалга «Әдрән диңгез»нең балкан көйләренә охшатып язылуы, «Бормалы су»да рус хорларына ишарә булуын китерергә була. Акрынлап композиторлар традицион жанрлардан китеп, гомум кабул ителгән совет традицияләрендә иҗат итә башлый.

Казанда Рәшит Ваһаповның карьерасының яңа этабы башлана — Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортыннан ул Казан филармониясына күчә, пластинка һәм радио өчен бик күп халык көйләрен яздыра.

Мәскәүдә узачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында күрсәтү өчен беренче татар балеты иҗат ителә — «Шүрәле». Ләкин композитор Фәрит Яруллинга аның премьерасын күрергә насыйп булмый.
Сталин турында җыр
Әхмәт Фәйзи сүзләре
Нәҗип Жиһанов көе
1930-1940 нчы еллар язмаларының зур өлешен халык җырлары алып тора. Шулай ук тырыш хезмәт батырлары маршлары һәм ил җитәкчеләрен мактаган әсәрләр дә күп язылган. Зөләйха Әхмәтова дирижёрлыгы, Александр Ключарев җитәкчелеге астында ТАССРның җыр һәм бию ансамбле ике баянга кушылып бөтен совет халыклары юлбашчысы турында җырлый.
Рамай
Халык җыры
Бу җырның 20дән артык варианты бар, дип яза фольклорчы Илбарис Надыров. «Рамай» көе Икенче дөнья сугышыннан соң халыкта киң тарала. Көе ягыннан ул «Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә» бәетен хәтерләтә, җырда сурәтләнгән хәлләр дә фаҗигале бәетләргә тартым: кыз бала Рамай атлы егетне яраткан (тулы исеме Рамазан, яисә Рәхмәтулла да булырга мөмкин), ә егете сугышка, үлем кочагына чыгып китәргә мәҗбүр. Мондый газаплы аерылулар бөтен ил буйлап күп тапкырлар, мең һәм миллион кат кабатланган.
Су буйлап
Халык җыры
Зифа Басыйрова халыкка таныткан тагын бер сугыш турында җыр. Аны Казанга баянчы Рокыя Ибраһимова алып кайта. Кама һәм Идел буйлап пароходта гастрольләр вакытында ул бер кызның ниндидер яңа һәм матур җырны җырлавын ишетеп ала. Мөгаен, ул сугышта яраткан кешесен югалткан булгандыр. Ибраһимова шундук баянын кулга алып, бу җырны уйнарга өйрәнә. Сүзләре Чаллы тирәсенә җиткәндәрәк ятланып бетә. Басыйрова үзе дә яңа сүзләр өсти. Гомумән, хәзерге чорда, һәр җырның билгеле бер авторы булган, ә халык үзе радиодан ишеткән җырларны гына башкара торган вакытта элек менә шундый хәлләр дә булганы искиткеч бер әйбер булып тоела.
Көтәм сине
Әхмәт Ерикәй сүзләре
Сара Садыйкова көе
Фатиха Аитова мәктәбен тәмамлаган Сара Садыйкова педагогика техникумында җырлый башлый. Аннан соң Мәскәү консерваториясе, операда, театрда эшләү, концертлар... Бары 1942 елда гына ул беренче җырын яза — җитмәсә, татар эстрадасы өчен яңа булган танго стилендә. Әлбәттә, Мәскәүдә озак яшәгән һәм ул чорның яңа юнәлешләрен күзәтеп барган кеше өчен мондый адым табигый була. Ул вакытлардан бирле Садыйкова йөзләгән җыр яза, һәм әсәрләрендә татар музыкасы (белеп эшләгәндә), яңа көйләр, ритм, тембрларны җиңел сеңдереп, үзенә туры килерлек итеп эшкәртә алуын исбат итә — киләчәк буыннар аларның каяндыр читтән килгән булуын сизми дә.
Гармунчы булсың ярың
Халык җыры
Җырның тизлеге бер артып, бер акрынаеп тора — мондый темплар чиратлашуы уен җырлары, такмаклар, урам җырларында кулланыла.
Гармунда — Мохтар Әхмәдиев. Профессиядә юлын ул «Чаткы» кинотеатры бакчасында оркестрда флейтада уйнаудан башлый (аннары бу кинотеатр Тукай исемен йөртә, хәзер ул урында «Бәхетле» кибете). 1946 елдан Әхмәдиев җыр һәм бию ансамбле баянчысы гына түгел, ә татар музыкасы йолдызларының аккомпаниаторы да — Зифа Басыйрова, Усман Әлмиев, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдрахман Рәхимколов белән эшли. Еш кына ул сәхнәдә баянчы Рокыя Ибраһимова белән бергәләп чыгыш ясый.
Әдрән диңгез
Таҗи Гыйззәт сүзләре
Салих Сәйдәшев көе
Сәйдәшевның театр өчен иҗат ителгән, һәм озын гомерле булып киткән тагын бер җыры. «Әдрән диңгез» 1948 елда Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» пьесасы өчен язылган, әсәрдә вакыйгалар башта Югославиядә (тик монда ил Сталин ачуына эләгә), аннары Албаниядә бара. Сәйдәш бу җырда файдаланган көйләрен Казан университеты тулай торагында албан студентларыннан язып ала. Көнчыгыш Европа музыкасы — шул ук Төркия, Венгрия, һәм башка бик күп җирләр дә, шулай булгач, Әдрән диңгез турындагы җыр экзотик булса да, татар тыңлаучысы өчен шактый якын булып яңгырый, ул анда таныш төрки төсмерләрне сизеп ала.
Фазыл чишмәсе
Сибгат Хәким сүзләре
Халык көе
Бу җырны радиокомитет баянчысы Рукыя Ибраһимова Теләче районында, Яңа Ил авылында ишетә. Фазыл чишмәсе янында яшьләр гармунчы Зиннәтулла белән бергәләшеп ниндидер яңа бер көйне уйный. Музыкант соңыннан сугышта һәлак була. Ә җырга исемне шушы очрашу урынына багышлап, Рокыя Ибраһимова бирә. Тексты 1947 елда языла, Сибгат Хәким җыр сүзләрен язу җиңел булмады, дип искә ала. Башта ул ике куплетын яза, ләкин Мехчылар клубында концерттан соң халыктан җырны озынайтырга дигән таләп килә — шулай итеп, тагын өч куплет языла. Шагыйрьнең туган авылы Күлле-Кимедә дә чишмәне «Фазыл чишмәсе» дип атыйлар.
Бормалы су
Нәкый Исәнбәт сүзләре
Заһит Хәбибуллин көе
Балалар йортында тәрбияләнгән Заһит Хәбибуллин Казан музыка училищесына скрипкада уйнарга өйрәнергә Солтан Габәши киңәше белән бара. Соңыннан Мәскәүдә татар студиясендә укый, анда җырлар да, пьесалар да иҗат итә, халык җырлары белән эшли. Хор өчен язылган әсәр булуы аның интонацияләренә дә йогынты ясый, анда татар, рус традицияләре катнаша, аеруча җырның уртасында. «Бормалы су» композициясен Татарстан республикасының җыр һәм бию ансамбле еш башкара.
Әлфия
Халык җыры
Рәшит Ваһапов башкаруындагы колхозда тырыш хезмәт куючы кызны мактаган бу җыр — революциядән соңгы халык җыр иҗаты мисалы. Темп бер тизәеп, бер акрынаеп торуы, җыр юлларының төзелеше борынгырак чорларга карый, ә менә темасы, һәм опера легатолары кереп китүе — башка заман билгеләре.
Cәрвәр ариясе («Башмагым» драмасыннан)
Таҗи Гыйззәт сүзләре
Җәүдәт Фәйзи көе
«Башмагым» опереттасы сугыш елларында языла. Немецлар Мәскәү янына килеп җиткән, ә Казанда тәрәзәләрне караңгылау таләбе кертелгән иде, дип искә ала Таҗи Гыйззәт. Спектакльнең репетицияләрен дә өзәргә туры килә, чөнки радиокомитет хезмәткәрләрен, шул исәптән Гадел Кутуй, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхинны да, Кайбыч районына танкка каршы чокырлар казырга җибәрәләр.
Хәбибулла Ибраһимов пьесасы нигезендә куелган өч күренешле «Башмагым» музыкаль комедиясе беренче тапкыр 1942 елда күрсәтелә — һәм хәзергә кадәр бу жанрда иң популяр әсәрләрнең берсе булып кала. «Башмагым» — татар театрын оперетта һәм водевиль жанрлары белән «туганлаштыручы» спектакль. Драмада иң үзенчәлекле героиняларның берсе — Җиһан карчык, ул рәттән бөтен әйбер белән сату итә, шул исәптән сөйдергеч сулары белән дә, һәм гашыйкларның бер-берсенә хатларын да йөртә. Башмаклар исә карт себер бае Зыя Гафуровның бүләге, Сәрвәрне аңа кияүгә бирергә телиләр. Шунда аның сөйгән егете Галимҗан башмакларны урлый.
Драманың тагын бер танылган өлеше — биюле «Сабантуй» номеры. Видеода - опереттаның 2009 елда Казан консерваториясе каршындагы опера студиясе һәм Tatarica оркестры башкаруындагы язмасы.
Таң атканда
Сибгат Хәким сүзләре
Җәүдәт Фәйзи көе
1943 елда Галиевлар гаиләсе, Госман һәм хатыны Рәхилә, кунакка җырчылар, музыкантлар, композиторларны чакыра. Таңга кадәр утыралар, һәм хуҗа ханым, шаяртып: «Хәзер “Таң атканда” дигән җыр язмасагыз, ачуланам», ди. Нишлисең, яза башлыйлар: Сәйдәшев, Хәбибуллин, Фәйзи. Салих абый ноталар язарга тотына да, аннары тәмәкесен кабыза – арыган баштан язмыйлар, ди. Рокыя Ибраһимова, монда инде күп тапкырлар искә алынган баянчы ханым, ноталы кәгазьне үзе белән ала. Радиодан шул ук исемдәге башка җыр яңгырый башлагач, Җәүдәт Фәйхи ул җырны Гөлсем Сөләйманова Рокыя Ибраһимовадан өйрәнгәнен белеп ала. Рокыя ханым Фәйзигә теге кәгазьне бирә, тик композитор аннан файдаланмый. Ул Сөләйманова белән «Бөдрә тал» җырын өйрәнгән вакытларда бу көйнең ахыргы вариантын иҗат итә. Инде сугыштан соң әлеге көйгә текст языла.
Чыннан да таңны каршылау рухы белән сугарылган бу җырның икенче куплетында гына Рәшит Ваһапов үзен нигә бәхетле хис итүен ачып бирә: «Кузгала җырлар йөрәктә, шунда син искә төшеп». Башкару вакытында җырчы мелизмнарны мул кулланмый, һәр куплетта, асылда, үзгәртмичә, бер үк бормаларны суза, бу исә җырга медитация төсмере бирә. Әлеге җырны бүтән җырчылар баянга башкарган язмалар да бар — алары бөтенләй үзгә, минор тойгылар калдыра.
Чорлар