«Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы» — шушы юллар кергән бу җыр экспертлардан сораштырганда иң күп искә алынды. Артистларның күбесе фикеренчә, бу башкару осталыгы ягыннан иң зур үрнәк, эталон булырлык әсәр. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре, соңрак филармониянең сәнгать җитәкчесе, музыка галиме Мәхмүт Нигъмәтҗанов язганча, җырга 100 ел тирәсе — аны, ачык күренгәнчә, шәһәр кешесе иҗат иткән (ул вакытларда авылларда шәмнәр булмый), автор, мөгаен, халык көйләрен алып, аны үзенчә эшкәрткәндер.
Әлфия Авзалова тормышы турында берәр вакыт сериал төшерерләр, мөгаен. Ул бик иртә ятим кала, бала вакытта, җырчының истәлекләренә караганда, аның сеңлесен салкын сөт эчертеп үтергәннәр, чөнки туганнары шул кадәр күп баланы асрый алмаган. Әлфия бөтенләй очраклы рәвештә Казанга килеп эләгә, белеме дә булмаган килеш, кызларын үстерә, бураннар ерып, ат арбасында бөтен республика буйлап концертлар куеп йөри, авырый, яңа образлар уйлап чыгара, үзгәрә. Мөгаен, Әлфия Авзалова — татар эстрадасының иң төп һәм җанлы образыдыр.