«Татарстан — супергуд!» хиты авторы Алисә Хөсәенова — әби-бабалары: гармунчы Нәфисә, скрипкачы Хәбибрахман һәм музыкант Фәйзи Биккинин турында
SUPERALISA проектына нигез салучы, «Татарстан — супергуд!» хиты ике меңенче еллар башы Рәсәйнең бәйсез музыкасында төп вакыйгаларның берсе булган Алисә Хөсәенова үзенең музыкантлар династиясе: әбисенең әнисе гармунчы Нәфисә, бабасының атасы скрипкачы Хәбибрахман Биккинин, аның бертуган энесе музыкант Фәйзи Биккинин, татар күчмә театры гармунчысы булган бабасы һәм «Сәйяр» һәм «Сюрприз» вокаль-инструменталь ансамбльләре гитаристы, Ренат Ибраһимов белән гастрольләрдә йөргән әтисе турында сөйли.

«Мин эстраданы Татар бистәсе кебегрәк бер тыюлык дип кабул итәм. Бу ретро-утраучык югалачагын аңлау хәтта моңсу да»

«Фотода басып торалар: Салих Сәйдәшев, Рәшит Ваһапов һәм Фәйзи Биккинин (уңда) бабамның әтисе скрипкачы Хәбибрахман Биккининның бертуган энесе. Яшүсмер вакытта алар бергә дус булып йөргәннәр».
Татар эстрадасына килгәндә, беркемне дә тәнкыйтьлисем дә, беркемнән көләсем дә килми, күпме була инде «китч», «ялтыравыклы күлмәк», «синтезатор» дип бер үк сүзне сөйләргә. Мин хәзер бу эстраданы Татар бистәсе кебегрәк бер заповедник дип кабул итәм, хәтта бу ретро-утраучыкның юкка чыгып баруыннан бераз моңсу да. Мин хәзер, киресенчә, аны үзгәртеп бетерерләр дә, ул юкка чыгар дип борчылам. Бу да бит хәзер үзенчә бер тыюлык зонасы.
Төрле артистлар бар икән — бу әйбәт, кемгәдер костюмнар киеп оркестр белән башкару ошый, кемгәдер гитаралар белән, ә кемдер кубызга уйнаган җырларны ярата.
Шәхсән мин үзем татар эксперименталь музыкасы эшлим, ул төрле, мин ниндидер тенденцияләргә карап тормыйм, үземнең эчемдә булган матур яңгырашны сиземләвем белән эшлим. Хәзер икенче альбомымны язам, бөтенесен дә үзем башкарам — музыкасын да, клипларын да, шуңа күрә эш акрын бара.
Минем әби-бабаларым — үзлегеннән өйрәнеп, профессиональ дәрәҗәдә музыка белән шөгыльләнгән музыкантлар, мине шундый династия дәвамчысы булуым рухландыра. Династиягә минем әбиемнең әнисе гармунчы Нәфисә нигез салган, ул Татар бистәсендә урнашкан Әҗем мәчете янында яшәгән. Ә мин инде бишенче буын.

«Бабамның энесе Фәйзи Биккинин фортепианода 13 яшьлек Салих Сәйдәшев булган кыллы оркестрда уйнаган»

Минем бабамның әтисе Хәбибрахман Биккинин скрипкачы була. Аның энесе Фәйзи Биккинин унбиш яшеннән кыллы оркестрда уйнаган, беренче татар театр труппасы «Сәйяр»нең антрактларында һәм спектакльләреннән соң чыгыш ясаган. Ә фортепианода оркестр белән 13 яшьлек Салих Сәйдәшев уйнаган. Фәйзи турындагы биографик китапта шундый сүзләр бар: «Салих Хәбибрахман Биккинин хакында “бик музыкаль, тырыш һәм сабыр кеше” ди торган булган һәм аны бик яраткан».
Хәбибрахманның улы — минем бабам — Татар Күчмә театрында гармунчы була (хәзер ул Кәрим Тичурин исемендәге татар дәүләт театры). Әтием Шамил Хөсәенов Казандагы «Сәйяр» һәм «Сюрприз» вокаль-инструменталь ансамбльләрендә (ВИА) бас-гитарада уйный, Ренат Ибраһимов, Зиннур Нурмөхәммәтов, Риф һәм Гөлзадә Сафиуллиннар белән чыгыш ясый.
Мин туарга бер ай кала авырлы килеш әнием әтигә ияреп Ренат Ибраһимов белән гастрольләрдә йөргән.

«Әти еш кына пианинода The Beatles-ны уйный иде һәм мине “бу татар музыкасында кебек үк пентатоника”, дип өйрәтә иде»

Фәйзи абый фамилиясен төрлечә язганнар.
Мин әтиемнең ул вакытта танылган дөнья музыкасы тупланмасын тыңлап үстем: The Beatles, Стиви Уандер, Deep Purple, Led Zeppelin һәм башкаларны. Әти бертуктамый Декабристлар урамындагы культтоварлардан яңа пластинкалар ала, кредитка әле иң яңа пластинка уйнаткыч, әле тавыш көчәйткеч, әле колонкалар сатып ала иде.
Миңа ике яшь вакытта әни, тиз генә беренче каттагы кибеткә чыгып керергә теләгәндә, шундый юл тапкан иде: пластинка җырлатып җибәрә дә, миңа наушниклар кигезә (ә алар минем баштан да зуррак!), һәм бер ягы уйнап беткәнче кайтырга да өлгерә. Ә мин бу вакытта кымшанмыйча да транс хәлендә утырам. Әле тагын исемдә: башлангыч мәктәптә укыганда катушкалы магнитфон, микрофон һәм проигрыватель ярдәмендә өйдә үзем радиотапшыру әзерли идем.
Безнең өйдә бик матур «Казань» пианиносы, гитара һәм бас-гитара бар иде, һәм аларның барысында да акрын гына музыка уйнарга өйрәнеп маташтым. Әти еш кына пианинода The Beatles көйләрен уйный иде, һәм «бу пентатоника, татар музкасындагы кебек үк», дип өйрәтә иде. Мин көлә идем, ләкин барысын да сеңдереп бардым.

«Татар музыкасы миңа кинәттән Мәскәүдә яшәгәндә, Илһам Шакиров җырлары җыентыгы белән ачылып китте»

Татар музыкасын бәләкәй чакта юньләп белмәдем дә, бары иң беренче тәэсирләремнең чаткылары гына хәтердә сакланып калган. Мәсәлән, таң белән уянып, әбиемнең өендә ялтыравык радиоалгычтан татар радиосы эфиры башлану көен ишетү. Татар музыкасы миңа кинәттән һәм зур үскәч, 24 яшьтә, Мәскәүдә яшәгәндә, Илһам Шакиров җырлары җыентыгы белән ачылып китте. Әйтерсең моңа кадәр тартманы чак кына ачып күрсәткән булганнар, һәм мин андагы асылташларны ярыктан гына күреп калганмын, ә монда кулыма тоттырдылар — һәм мин аны киереп ачтым! Һәм үземнең кызым Мәрьямны мин инде бары татар музыкасын — халык җырлары, Салих Сәйдәшев әсәрләре һәм элеккеге эстраданы гына тыңлатып үстердем.
Мин узган чорлар музыкасын гына яратам. Бүгенге көн эстрадасы турында өстән-өстән генә, бары «Сәхнә» журналындагы фотолар буенча гына күзаллыйм. Бу журналны минем театрны үлеп яратучы кызым йотлыгып укый — кайчандыр мин аның яшендә «Ровесник» журналы укыган кебек.
Минем уйлавымча, башка һәр милли мәдәнияттәге шикелле, татар музыкасында да тамырлардан килгән колорит күпме күбрәк булса, шулкадәр кызыклырак. Кыскасы, «пентатоника, мелизматика, моң — forever!».