«XX гасырның 100 татар җыры» сайты — татар мәдәнияте тарихын музыка аша күрсәтергә омтылу. Сез монда татар милли музыкасында йөз ел эчендә ниләр үзгәргәнен, ә нәрсәләр сакланып калганын күрә аласыз. Һәр җыр янында аның турында белешмә, язылу тарихы яки контексты хакында аңлатма бирелә. Җырларга сылтамалар ачык чыганаклардан алынды. Композицияне теге яки бу чорга керткәндә, аның иҗат ителү, яздырылу яки эфирга чыгу вакыты, яки шул чорга ниндидер мөнәсәбәте булуы каралды.
Без шулай ук бу җырларны, безнең кебек үк, үзләре өчен мөһим күргән шәхесләр белән сөйләштек. Алар әлеге җырлар ничек иҗат ителгәне, ни өчен хәтердә сакланырга тиеш булуы һәм ничек итеп бу җырлар безнең киләчәгебезгә йогынты ясавы турында сөйләде.