1990 нчы еллар
«МИНУС КУШЫГЫЗ!»
Советлар Берлеге таркалгач, артистлар үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр. Хезмәт хакы түләп күп инструментлы коллективлар тоту файдалы булмый, шуңа күрә аларны синтезатор һәм баяннан торган «минусовка» алыштыра — шул рәвешле, татар эстрадасының һәркемгә таныш, бүгенгәчә яшәүче һәм миллионнар ярата торган яңгырашы формалаша, хәтта күренекле җырчылар да аның йогынтысына эләгә.

Беренче лейбллар барлыкка килә, шулар арасыннан иң озын гомерлесе — үз радиосы, телевидениесы һәм заводы булуга ирешкән «Барс-Медиа» ширкәте булып чыга. Йөзъеллык тәмамлануының бер символы кебек, беренче коммерцияле фестиваль — «Татар җыры» концерты уза. Диск һәм кассеталар сатылыу җырчы, композитор, җыр язучы шагыйрьләргә шактый яхшы яшәргә мөмкинлек бирә. Тик татар музыкасы, Европа, рус модасы артыннан куып, үзенчәлеген югалта, аның мелизмнар кулланып җырлау, пентатоникалы өлешләр кертеп җибәрү кебек формаль билгеләре генә кала.

Татарларда революциягә кадәрге музыка, ислам музыка традицияләре үсеш алмый, борынгы уен кораллары да үзләренә тиешле урынны биләми, элекке жанрларны галимнәр өйрәнергә генә кала. Уку йортлары кызыклы башкаручыларны чыгарса да, композиторлык өлкәсендә эстрада музыкасы торгынлыкта икәне ачык күренә. Менә шундый халәттә, йөз ел эчендә күп үзгәрешләр кичергән, әмма сөйкемле матурлыгын югалтмаган татар мәдәнияте XXI гасырны каршылый.
Эх, сез, матур кызлар
Николай Васильев сүзләре (Риф Насыйбуллин тәрҗемәсе)
Петр Кубашев көе
«Ой, тӥ чебер нылъёс» җырын Удмуртиянең Алнаш авылыннан чыгышлы Петр Курбашев язган. Соңрак аны Удмурт дәүләт университеты Фин-угыр гуманитар технологияләр фәнни-белем бирү үзәгенең лингвистик картографияләү һәм тарихи лексикология лабораториясе җитәкчесе Риф Насыйбуллин тәрҗемә иткән. Бу җырның татарча версиясен 10 ел буе уйлап йөрдем, дип сөйләгән ул бер лекциясендә, «җырны тиз тәрҗемә иттем, ләкин татар менталитеты сизелмәвен аңладым». Нәтиҗәдә җыр чып-чын татарча килеп чыга, һәм Асаф Вәлиев башкаруындагы бу җырны халык тәрҗемә җыр дип уйламый да. Бу җыр 1990 нчы елларга татар эстрадасының никадәр интернациональ булып китүенә тагын бер дәлил.
Урсал тауда
Саҗидә Сөләйманова сүзләре
Рәис Нәгыймов көе
Салават Фәтхетдиновның иҗат юлы башындагы хитларының берсе. «Урсал тауда» татар эстрадасына синтезаторлар һәм әрсез битлар кергәнче туган җыр. Монда гармун бормалары һәм җырчының татар тамашачысы тиз танып ала торган тавышы гына. Салават ул вакытта утыздан аз гына узган, ул инде туган авылы - Башкортстанның Илмәт авылында клуб мөдире булып эшләп алырга өлгергән, армиядә булып кайткан, аннары Казан мәдәният институтында режиссерлык факультетында укыган (хәзер ул анда укыта), җырчы Чаллыда яши һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә дә лаек булган. Баян белән синтезаторны кушу модасы да Салаваттан башланган дияргә була. Кайбер тәнкыйтьчеләр фикеренчә, эстрада шул рәвешле халыкта милли үзаң үсүенә җавап биргән, ә анысы, үз чиратында, Татарстанның суверенитет алуына китергән. Рус популяр эстрадасы һәм татар халык җыр башкару традициясе үзенчәлекле тандем тудырып, үз-үзен ашатуга күчеп баручы татар эстрадасының яңа форматын китереп чыгарган.
Миләшләрем
Мөдәррис Шакиров сүзләре
Зөфәр Хәйретдинов көе
Бу җырның авторы Мөдәррис Шакировның хатыны Роза - җырчы Хәйдәр Бигичевның сеңлесе. Ә Шакиров үзе гомере буе машина йөртүче булып эшләгән. Ләкин шигырьләр дә язган. Әлеге шигырен ул сеңлесенә багышлаган, Роза Ташкентта яшәгән һәм абыйсына гел хатлар язып торган. Бигичев шигырьне Казандагы опера һәм балет театрында эшләүче Зөфәр Хәйретдиновка илтергә тәкъдим итә, ә тегесе берочтан «Алсу гөлем» дип аталган шигырьгә икенче җырны да язып ташлаган. Шул вакыттан бирле «Миләшләрем» — Алсу Хисамиеваның иң танылган җыры, ул беренче яңгыраганнан соң ук хитка әйләнде. Бу җырда барабаннар ярдәмендә корылган “рәсем” дә, үзәк өзә торган көе дә бик урынлы.
Әлдермешкә кайтам әле
Тәслимә Низами сүзләре
Урал Рәшитов көе
Авыл турында булса да, «Әлдермешкә кайтам әле» җырын һәр авылның үзенеке булган үзенчәлекле «авыл көе» дип атап булмый. Гәрчә җырда сүз чынбарлыктагы авыл турында бара — ул Биектау районы Әлдермеш авылы. Бу авылга Дәрвишләр бистәсеннән качкан Әлдермеш исемле карт, тагын ике татар кешесе һәм бер мари нигез салган. Шулай итеп, барлыкка килгән мәлдә авыл ике телле була. Бу авыл башта Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы аша бөтен татар дөньясына таныла, бу спектакль Камал театрының репертуарында иң озак торган әсәр булып чыга. Ә соңрак авылга Хәния Фәрхи башкаруындагы «Әлдермешкә кайтам әле» җыры дан китерә, бу җырга клип та шушы авылда төшерелгән. Лирик текст XXI гасыр татар эстрадасы өчен типик булган дәртле, биетүче аранжировкага төрелгән. Тиздән татар эстрадасында мондый җырлар бик күп булачак.
Абага чәчәге
Рәкыйп Гаффар сүзләре
Зөфәр Хәйретдинов көе
«Нью-вейв» аранжировкасы, фанк ритмлы гитара, дәрт кертүче бас. Шул ук вакытта баян да яңгырый, һәм бу синтезатор фразалары һәм 20 гасыр иң төп татар инструментының кушылуы ул вакытта инде татар эстрадасында билгеләүче бер сыйфат булып тора. «Абага чәчәге» — Айдар Галимовның төп хитларыннан берсе. Җырчы Башкортстанның Миякә районында туып үскән, һәм хәзер дә Уфада яши. Башкорт, рус, инглиз телләрендә дә җырлый. Айдар Галимовның үзенә генә хас тембры аркылы аның җырларын шундук танып алалар.
Мин сине яратам
Инсаф Хәбибуллин сүзләре һәм көе
Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында танылып киткән бу җырны Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле режиссеры Инсаф Хәбибуллин язган. Зәйнәп Фәрхетдинова белән алар мәдәният институтында бергә укый. «Мин сине яратам» җырын композитор «интернациональ бурычын» үтәп Әфганстанда хезмәт иткәндә язган. Кайбер сүзләргә караганда, бу аның беренче иҗат иткән җыры. Фәрхетдинова башкаруында, әлбәттә, бернинди дә Әфганстан төсмере сизелми - бу җыр каядыр «синтезаторлы» 80-нче еллар һәм иркен сулышлы 90 нчы еллар арасында урнашкан. Җырның сүзләрен еш кына «халык сүзләре» дип әйтәләр.
Нәрсә булды сиңа бүген
Зөлфәт Хәким сүзләре һәм көе
Зөлфәт Хәким җырның сүзләрен дә, музыкасын да үзе яза, хәтта аранжировкаларын да үзе эшли, һәм бу татар эстрадасында сирәк очрый торган күренеш. Өстәвенә, ул мәдәниятнең башка өлкәләрендә дә уңышка ирешкән иҗатчы, һәм татарларда мондый очраклар башка юк диярлек. Зөлфәт Хәкимов Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә слесарь була, «Нижнекамскнефтехим» һәм «Нижнекамскшина» заводларында да хезмәт куя. Биографиясендә алты ел рестораннарда уйнау да бар. Акрынлап ул иҗатка килә, 1988 елда Татар дәүләт филармониясенә автор-башкаручы вазифасында эшкә алына, ә аннары Тинчурин театрына күчә.
Бер яктан Хәким — җырчы. Икенче яктан — драматург, сатирик, шагыйрь. Аның язучылык таланты җырларында беленеп тора, 90-нчы елларда Зөлфәт Хәким башкарган җырлар «татарча рок», «безнең рок» дип бәяләнә. «Нәрсә булды сиңа бүген» - үзәге әдәбиятка корылган музыка үрнәге, мондый төр җырларда текст, принципта, көйдән аерым кабул ителә ала. Авторның вокал манерасына көнбатыш музыкасы да, совет чоры Шәрык музыкасы да тәэсир иткәне ачык күренеп тора.
Бер генә минутка
Динә Камалетдинова сүзләре
Фирзәр Мортазин көе
Үзенең шигыренә язылган җырны Динә Камалетдинова радиодан ишетә. Ул Фирзәр Мортазин «Беренче карлыгачлар» дип аталган җыентыктагы берничә шигырьгә язган җырлар арасында була. Текст авторы һәм аңа көй язучы ул вакытта әле таныш булмый, композитор исемен Динә Камалетдинова район үзәге аркылы белешә. Без бу җырның Baskarma төркеме башкаруындагысын алдык. Финляндиядә кайчандыр The Sounds Of Tsingishan төркеме оештырган Дәниз Бәдретдин музыкага кире кайтырга була, һәм элеккеге коллективның берничә музыкантын яңадан берләштерә. «Башкарма» ансамбле Татарстанга да килә, берничә концерт куя. Бу җыр коллективның бердәнбер булган «Kizleu» пластинкасыннан. Диск 1991 елда чыга, шуннан соң күп тә үтми, музыкаль төркем таркала.
Әнисә
Халык җыры
«Әнисә» - борынгы такмак, җырчылар тарафыннан аерым да, ансамбльләр белән дә башкарыла. Сүзләре үзенчәлекле — ул тулы бер хикәя шикелле, мондый текстлар татар халык җырларында сирәк очрый. Бер версиясендә хәтта Гали пәйгамбәр дә искә алына, димәк, бу җыр хан заманнарында ук чыгарылган булуы да ихтимал.
Безнең сайтта - «Әнисә»нең «Сак-Сок» төркеме башкарган варианты. Аның җитәкчесе Марат Сәйфетдинов, замандашлары искә алганча, КамАЗның тимерчелек заводы каршындагы «Кристалл» коллективында да уйнаган. «Сак-Сок» 1990нчы елда барлыкка килгәнен исәпкә алып, аны совет вакытының бердәнбер татар рок-төркеме дип әйтә алабыз. Музыкасын ул татар халык җырлары белән генә түгел, хард-рок һәм нью-вейв белән дә рухланып яза. «Сак-Сок» төркеменә акчалата ярдәмне КамАЗның Мәдәният фонды күрсәтә, ә коллектив нәкъ менә завод бөлгенлеккә килеп җиткән вакытта таркала.
Шулай да, «The First Lesson Of Tatar» альбомын музыкантлар Германиядә яздыра. Төркем таркалганнан соң, вокалист Заһир Насыйбуллин җырлавын дәвам итә, мәсәлән, «Яр-Бенд» кавер-проектында катнаша, Ренат Ибраһимов белән хезмәттәшлек итә. Ә Сәйфетдинов дини эчтәлекле китаплар чыгару, мөселман журналистикасы белән шөгыльләнә башлый, һәм музыкадан мөмкин кадәр читләшә.
Чорлар