1920 нче еллар
МАРШ ТЕАТРГА!
Беренче татар труппасы «Сәйяр»нең үз ансамбле була, анда Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Фәйзи Биккинин һәм башка музыкантлар уйный. Мәсәлән, Сәйдәшевнең ул вакытларда ук инде ансамбль полифония белән уйнарга тиеш дип санаганы билгеле, ул инструментларга, шәрык оркестрлары традициясенән китеп, бер үк көйне уйнамаска, төрле партияләр башкарырга куша торган була. Бу музыкантлар республиканың беренче композиторлары да булып китә.

Әйтергә кирәк, 1920 елларда өндәү-лозунг эчтәлекле марш җырлары да шактый күп языла. «Ударниклар маршы», «Колхозчылар маршы», «Фабзавком маршы» һәм башка җырлар әлеге чорның истәлеге булып кына калган.

1922 елда «Нур» һәм «Сәйяр» труппалары нигезендә Татар дәүләт драма театры барлыкка килә, аның спектакльләренә музыканы Сәйдәшев яза. Һәм әлеге композицияләрнең күбесе сәхнәдән тыш та яшәп китә. Шул вакытлардан бирле музыка һәм театр тарихы аерылгысыз булып үрелеп бара, аларның берлегеннән татарларда бик популяр музыкаль драма жанры барлыкка килә.

1904 елда Рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге тарафыннан хосусый музыка мәктәпләре базасында оештырылган, композиторлар Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Юрий Виноградов һәм Фәрит Яруллин укыган Казан музыка училищесы 1923 елда Жуковский урамына күчә, һәм хәзер дә шунда урнаша.

1927 елда Казанда радио эшли башлый. Радио дулкыннарында ишетергә мөмкин булган җырчылар — яшьләрнең кумирлары. Эфирның күпчелек өлеше халык җырларына бирелә — авылларда отып алынган җырларны радио халыкка таныта.

Беренче композиторларга татар профессиональ музыкасы үсеше мәсьәләсен хәл итәргә туры килә. Европа музыка мәдәниятенә йөз тотып атлау, лад нигезен киңәйтү, гармонизация кирәк дигән фикер өстен чыга. Шул рәвешле совет татар музыкасы формалаша — ул әле халык традицияләрен чагылдырса да, полифония, вертикаль структуралар һәм классикага сокланып карый. Беренче татар операсы – «Сания» языла, аны иҗат итүдә берьюлы өч композитор катнаша — Солтан Габәши, Юрий Виноградов һәм Газиз Әлмөхәмәтов.

«Зәңгәр шәл» спектакленнән Булат җыры

Кәрим Тинчурин сүзләре
Салих Сәйдәшев көе
1926 елда Кәрим Тичуринның «Зәңгәр шәл» спектакленең премьерасы була, аның музыкасын Салих Сәйдәшев яза (туган авылына чит җирләрдән акча эшләп кайткан төп каһарман Булат ролен драматург үзе башкара). Тинчурин репрессиягә эләккәч, спектакльне 19 елга репертуардан алалар. 1957 елда ул сәхнәгә кире кайта, аны Мәскәүдә татар сәнгате декадасында күрсәтәләр. Спектакльдәге «Кара урман» җырын ул вакытта студент булган Илһам Шакиров башкара.
Сәйдәшев үз музыкасында күп кенә халык көйләрен файдалана — аерым алганда, спектакльдәге төп җыр халык көенә нигезләнә. Булат ариясе турында текстта «Шахта» көенә башкарыла» дигән искәрмә була. Бу оптимистик рухтагы җыр авыр шахта эшеннән кайткан крестьян егетнең бәхет табарга өметләнүе турында. Сәйдәшевның театр өчен иҗат икән җырларының күбесе кебек үк, бу җыр да мөстәкыйль булып китә һәм хәзер дә аерым номер буларак башкарыла. Бу татар музыкасының халыкта яшәү рәвешенең тагын бер ысулы — аны сәхнә генә түгел, театр сәхнәсе дә таныта.
«Наемщик» музыкаль драмасыннан Гөлйөзем ариясе
Таҗи Гыйззәт сүзләре
Салих Сәйдәшев көе
«Наёмщик» булган хәлләргә нигезләнә — ярлы егет, мулла улы урынына ялланып, армиягә китә. Таҗи Гыйззәт пьесаны 1925 елда язган.
Салих Сәйдәшев бу әсәрне опера итеп чыгарырга хыяллана, җитмәсә, драмада баштан ук хор күренешләре дә, биюләр дә, оркестр белән башкарылучы өлешләр дә була. «Наемщик»ны драма әсәре килеш Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уйныйлар. Гөлйөзем партиясен Рокыя Кушловская башкара (беренче «Зәңгәр шәл»дә ул төп хатын-кыз ролен — Мәйсәрәне уйный).
2016 елда спектакльне Казан консерваториясенең опера студиясе тормышка кайтара, әйтергә кирәк, аны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куя. Төп хатын-кыз партиясен Айгөл Хәйригә бирәләр.
Сайтта әлеге арияне Әлфия Галимова башкаруында тыңлап була. Ул Татар опера театры солисткасы буларак 1950-1960 елларда Мәскәү консерваториясендә укый, аннары Татар дәүләт филармониясендә солист-вокалист була.
Гөлйөзем ариясе — чиста лиризм һәм матурлык үрнәге, шул ук вакытта Сәйдәшнең фольклор һәм күптавышлылык белән эш итү мисалы да.
Каз канаты
Халык җыры
Башта ул уен кораллары белән генә башкарыла торган көй буларак яши, аннары инде сүзләре дә барлыкка килә. Әлеге җырның яңгырашы инкыйлабка кадәр язылган әсәрләрдән ачык аерылып тора: анда революциядән соңгы чорның сугышчан рухы сизелә, шул ук вакытта сөйгәнеңне сагыну, моңлану — гомер-гомергә яшәп килүче темалар. Салих Сәйдашев Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» пьесасына язган музыкасында бу җыр лейтмотив булып бара.
Инде сугыштан соңгы чорда халык җырларын үрнәк булырлык дәрәҗәдә итеп Фәридә Кудашева башкара, ә инструментта аңа тормыш иптәше — Бәхти Гайсин ярдәм итә.
Ком бураны
Халык җыры
«Ком бураны, ком бураны — Оренбурның урамы» — бу җырның кай якларда иҗат ителүе аңлашыла. Җәүдәт Фәйзи искә алганча, аны шундагы солдатлар гражданнар сугышы вакытында җырлап йөргән. Шулай ук бу җырның көе үтерелгән приказчик Закирҗанга багышлап чыгарылган «Закирҗан бәете»нә нигезләнгән булуы да әйтелә. 1920 нче елларда ул аеруча иң таралыш таба.
1990 нчы елларда Вафирә Гыйззәтуллина җырны сәхнәгә кайтара, һәм аны республикада үзгәрешләрнең гимны итеп күтәрә. 100 еллык тарихы булган ватанпарвәр җырның тарих бормаларында исән калып, халыкка кайтуының сирәк очрагы.
«Сания» операсыннан Зыя ариясе
Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Василий Виноградов көе
Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Фатыйх Әмирхан сүзләре
«Сания» — беренче татарча опера. Шунысы игътибарга лаек — аны иҗат итүдә төрле милләт кешеләре катнаша. Бу әсәр 1925 елда — ул вакытта Бакы опера театрында эшләгән Газиз Әлмөхәмәтовның энтузиазмы аркасында дөнья күрә — ул татар-башкорт мәдәниятендә ниндидер бер зур, киң колачлы әйбер тудыру теләге белән яна. Сания белән Зыя арасындагы мәхәббәт тарихын язып, ул Казанда театр формасы белән эшләүче композитор Солтан Габәшине таба. Бераз уйлаганнан соң, композитор эшләргә риза була. Шунысы кызык, опера турында фикер алышулар язучы Фатих Әмирханның Жуковский урамындагы фатирында да узган. Операның музыкасын гармония ягыннан камилләштерү һәм оркестр өчен көйләү өчен аларга Василий Виноградов та кушыла. Ә аннары республика хөкүмәте әлеге операны Татарстанның биш еллыгына багышлап сәхнәгә чыгарырга карар бирә.
Опера иҗат ителгән мәлдә андагы төп хатын-кыз партияләре ул елларда Мәскәү консерваториясе студенты булган Сара Садыйкованың вокаль мөмкинлекләре өчен языла. Ләкин нәтиҗәдә аны сеңлесе Разия алыштыра. Зыя партиясен Әлмөхәмәтов үзе башкара. Шулай ук операда Солтан Габәши дә җырлый.
Сахраларда
Халык көе
Җәүдәт Фәйзи «Халык җәүһәрләре» китабында күрсәткәнчә, бу җырны 1965 елда Тубылда язып алганнар — һәм аның ул якларда 1930 нчы еллардан бирле җырланганын әйткәннәр. Озын-озын юллардан төзелгән булуы аның борынгы җырлардан икәнлеге турында сөйли. Җыр юлларының берсе шулай ук узган гасыр башы чыганакларында да очрый. Әлеге җырның килеп чыгышын тикшергән галим ул элеккеге традицияләрнең советлар чорында дәвам ителү мисалы булуы да ихтимал, дип искәртә. Җитмәсә, күп кенә элеккеге җырларныкы кебек үк, аның икенче исеме дә бар — «Моңлы егет».
Хәмдия
Халык җыры
Әлеге җыр Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасы аркылы халыкта танылып китә. Җәүдәт Фәйзи әлеге пьеса язылганчыга кадәр «Хәмдия» җыры булмаган, дип билгеләп уза. Димәк, җыр бу театр әсәре өчен махсус язылган дигәнне аңлатамы? Җәүдәт әфәнде шулай ук халыкның ул язган җыр сүзләрен, «халыкчанрак» яңгыраш алсын өчен, үзгәртүен әйтә.
Җырның көе заманында популяр булган «Шакир солдат» җырына шактый якын. Соңрак Әхмәт Фәйзи бу композицияне «Качкын» операсы либреттосына кертә.

Чорлар