1910 нчы еллар
БЕРЕНЧЕ ГРАММОФОН ЯЗМАЛАРЫ ҺӘМ ЙОЛДЫЗЛАР
XX гасыр башында татарларда сәхнә музыкасы барлыкка килә, ул бай халыкчан материалга нигезләнеп, күрше халыклар мәдәнияте йогынтысында формалаша. Мөселман дин әһелләренең каршы булуына карамастан, халык җырлары концерт залларында, ярминкә һәм кабакларда яңгырый башлый. Думбыра, кубыз ише милли уен кораллары урынына гитара һәм гармуннар килә.

1905 елгы инкыйлабтан соң Казанда милли матбугат күтәрелеп китә, «Шәрык клубы"нда музыкаль кичәләр уза, «Сәйяр» труппасы беренче спектакльләрен куя. Бу чорда татар музыкасы берничә юнәлешкә бүленә. Халыкта киң таралган җырларны үзенчә башкарып, шул чор тавыш яздыру җиһазларында пластинкалар яздыручылар була, ул пластинкаларны «Граммофон», «Пате», «Зонофон» кебек чит ил ширкәтләре чыгара (Тукай бу пластинкалардан яңгыраган җырларны «мәче тавышлары» дип атый). Шул рәвешле, беренче йолдызлар барлыкка килә — Камил Мотыйги, Мәрьям Искәндәрова, Нәфисә Позднякова.

Моннан тыш, беренче оркестрлар җыеп, симфония музыкасы уйнаучылар да була, алар татар музыкасының Европага йөз тотып үсеш алуына этәргеч бирә. Шул ук вакытта халыкта да җырлар туа, алар популяр булып китә, халыктан чыккан авторларның исемнәре әле һаман да онытылмый. Болар барысы да — татар тарихының әһәмиятле өлеше.

Ул чорның символы — җәдитчеләр: мәгарифне реформалау һәм Европага таба юл тотуны яклап чыгучы яшьләр. Әлеге хәрәкәт, инкыйлабны да исәпкә алып, нинди нәтиҗәләргә китерәчәген вакыт күрсәтәчәк.
Туган тел
Габдулла Тукай сүзләре
Халык көе
Җырның көе — XX гасыр башында халыкта бик таралган «Сәлим бабай» бәете. Бу бәетнең Камил Мотыйгый-Төхбәтуллин башкаруында язмасы сакланып калган. Ул вакытларда бер үк көйгә төрле текстлар җырлануы гадәти күренеш була. Шулай итеп, халык күңелендә әлеге көйгә яңа сүзләр — Габдулла Тукай 1909 елда язган «Туган тел» шигыре дә урын алган. Шуңа да татар халкының рәсми булмаган гимны дип аталырга хокуклы бу җырның ритмикасы һәм музыкаль фразалары төзелеше шундый кызыклы килеп чыккан.
Әлеге җырның күп төрле вариантларыннан без Таһир Якупов башкаруын сайлап алдык.
Әллүки
Габдулла Тукай сүзләре
Халык көе
«Милли моңнар» шигырен Тукай, аның үз сүзләренчә, «халык җырларына» ияреп язган. Җыентыкларда хәтта «Зиләйлүк» көенә җырлана» дип искәрмә дә куела торган була (ул «Әллүки»гә бик охшаган).
Бер версиягә караганда, Тукай аны әле генә булган вакыйгалар эзләреннән иҗат итә — «Болгар» номерларында яшәгәндә, ул кинәт бер җыр ишетә дә, җырчы янына килә, һәм аның шагыйрь Сәгыйть Рәмиев икәнен күрә, ә тегесе, бу «Әллүки» җыры, дип әйтә.
Тукайның дусты Вафа Бәхтияров язганча, әлеге хәлләр журналист Хөсәен Әбүзәров өендә була. Әбүзәров Дегтярная урамында яшәгән (хәзер анда Меңъеллык паркы). Анда шактый гына яшьләр җыелган була. Моңсу кәефле Рәмиев башта күңел ачуларга катнашмый утыра, аннары, бер чәркә эчеп алгач, торып баса да, төрле җырлар җырлый башлый, алар арасында «Әллүки» дә була.
Советлар вакытында бу көй республиканың җыр һәм бию ансамбле башкаруы аша популяр булып китә. Хәзерге вакытта «Әллүки» татарларның милли җыр үрнәге булып торган, бормаларга бай һәм җырчы тавышының бар матурлыгын ачып бирүче «озын көй» жанрының каноны санала.
Иске кара урман
Халык җыры
Бу җыр җыентыкларда 1913 елда барлыкка килә. Ул Казанга Оренбург өлкәсеннән китерелгән дип санала, сәхнәләрдә башкарылуы белән ул губерния башкаласында популярлык казана. Хәзерге вакытта «Кара урман» татарлардагы «озын көй» жанрының классик үрнәге булып тора. «Озын көй» башкару осталыгын күрсәтү барлык җыр бәйгеләрендә дә таләп итеп куела. Шул ук вакытта «Кара урман», әлбәттә, шәһәр җыры түгел, аның төп образы — калын, куе урман, монда ул тормыш авырлыклары символы, һәм бу авырлыкларны бергәләшеп, ярдәмләшеп җиңү хәерлерәк.
Пар ат
Габдулла Тукай сүзләре
Камил Төхбәтуллин көе
Казанга кайтып керү мизгелен сурәтләгән бу җырны, «Ай, былбылым» җырын кебек үк, «К.А.М. Тухватуллинъ» — Камил Әл-Мотыйги Төхбәтуллин башкара. Ул актриса һәм җырчы Галия Кайбицкаяның абыйсы. Уральскида туган, «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә Тукайга белем биргән. Тукай исә соңыннан могаллименең җырлау сәләте турында берникадәр көлеп искә ала. Мотыйгый журналист та була, мәсәлән, «Уклар» һәм «Фикер» газеталарын чыгара. Инкыйлабтан соң «Гажур» нәшриятында эшли, ТАССРның Халык комиссариатында тәрҗемәләр ясый. Әйтергә кирәк, бу халык җыры түгел: музыка белеме булмаган, ләкин көй чыгару сәләте ачык күренеп торган Камил Мотыйгый, 7/8 зурлыктагы гарыз ритмикасы кулланып, шәкертенең шигыренә кызыклы яңгыраш биргән. Гарыз — гарәп шигърияте мирасы, шигырьдә озын һәм кыска иҗекләр чиратлашуы, һәм ул, әлбәттә инде, укый-яза белгән һәр татарга таныш була.
Ай, былбылым
Халык җыры
Татар халык җырларының каноны арасында берничә үзенчәлекле, «альтернатив» үсеш юлын күрсәтә торганы бар. Тукайның остазы һәм популяр җырчы Камил Төхбәтуллин аны Көньяк төбәкләрдә гастрольләрдән алып кайткан дип санала — ул төрекләр өчен дә, крымнар өчен дә таныш булып яңгырый.
Җырның тагын бер варианты да билгеле, анысының сүзләрен Нәкый Исәнбәт 1956 елда композитор Александр Ключарев заказы белән язган.
Шахта
Халык җыры
Бу җыр татар томышында чынлыкта да булган хәлләрне сурәтли. Бу җырда — сөйгән ярын чит җирләргә акча эшләргә озатучы хатын-кызның өзгәләнүе. Татар ирләре шахтага гадәттә кыш айларына чыгып киткәннәр, мондый эшләргә йөрүчеләрне хәтта махсус сүз белән дә атап йөрткәннәр — зимагур (зима-горе). Инкыйлабка кадәр күп кенә татарлар Донбасста, Кузбасста, Урал, Караганда шахталарында күмер чапкан, алар бик начар шартларда эшләргә мәҗбүр булган — эссе, әче-тозлы су, тирене уеп керүче тузан, өсләрендә көчле ток чыбыклары асылынып тора, ә саф һава — ике йөзәр метр еракта.
Зиләйлүк
Габдулла Тукай сүзләре
Халык көе
Габдулла Тукайның «Эштән чыгарылган татар кызына» шигыренә язылган бу җыр — байлар өеннән куылган яшь кыз балага Некрасов иҗатындагыча диярлек рәвештә мөрәҗәгать булып тора. Бу җырны кайвакыт охшаш атамалы икенче җыр — «Бондюг кызы Зиләйлүк» белән дә бутыйлар. Анысы хәзерге Менделеевск шәһәрендә (ул елларда — Бондюг) 1950 нче елларда җирле химкомбинатның мәдәният йорты ансамблендә язылган. Бу ике композиция капма-каршы рухта иҗат ителгән.
Тукай үз шигырен тормышта булган хәлгә нигезләнеп яза. 1907−1908 елларда халыкта Казан бае Гыйльметдин Ибраһимов унөч яшьлек хезмәтче кызны көчләп, йортыннан куып чыгарган дигән хәбәр тарала. Журналист Солтан Рахманколый искә алганча, Тукай үзе аннан бу җырны көйләп бирүен үтенә, көйдә ялгышлыклар җибәргәндә аны төзәтә торган була.
Кәккүк
Солтан Габәши көе
Солтан Габәши Биектау районында туган, Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, Уфадагы «Галия», «Госмания» мәдрәсәләрендә укыган. Шулай ук реаль училищеда һәм ике курс юристлыкка укый (аннары армиягә китә). Бала чагыннан кубызда, баянда уйный, ә музыка белеменә, пианода уйнарга аны әтисе — дин белгече һәм тюрколог Хәсән-Гата Габәши яллаган укытучы өйрәтә. Артист буларак беренче адымнарын Габәши Уфада ясый, ул анда музыкаль-әдәби кичәләрдә пианода уйный, а соңрак Казандагы «Шәрык клубы» чараларында даими катнаша башлый. 1913−1915 елларда үзенең беренче җырларын яза, алар арасында «Кәккүк» пьесасы аерылып тора, ул вакытта аның сүзләре булмый. Тиздән Габәши театр композиторы да булып китә, «Сәйәр» труппасы өчен Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасына музыка яза, шул рәвешле, республиканың композиторлык һәм театр мәктәбенең киләчәктәге бәйләнешенә нигез сала.
Татар эстрадасы тарихында «Кәккүк» күп кенә үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, Әлфия Авзалова башкарганда җырчының кош тавышларына охшаш авазларына башка инструментлар да кушыла. Бу версия өчен сүзләрне Әхмәт Ерикәй язган.
Галиябану
Халык җыры
Бу җыр озын гомерле булуы белән Мирхәйдәр Фәйзигә бурычлы: 1916−1917 елларда драматург, Оренбургта яшәгән чорында, яшь татар кызы язмышы турында пьеса яза, аны шундагы «Ширкәт» театр труппасы куя. Соңрак пьесаны Казандагы «Сәйяр» труппасы да, башка театрлар да сәхнәгә чыгара (Камал театрында ул йөз елдан артык вакыт эчендә ун тапкыр куелган).
Әлеге әсәрдә яңгыраучы төп җыр чынлыкта «Сәгәдатбану» дип аталган, автор аны Орски өязендәге авылларның берсендә отып алган була. Соңыннан җырның исеме «Галиябану» дип үзгәртелә, янәсе, Сәгадәт — бәхет дигәнне аңлата, ә пьесадагы кыз бер дә бәхетле түгел. Ул яраткан кешесенә кияүгә чыгарга тели, тик авылның бае моңа каршы чыга. Шул ук вакытта җырның үзендә бу фаҗига турында бер сүз дә юк, аның каравы бормалы, күңелгә үтеп керүчән көе бар.
Күбәләк
Халык җыры
Искиткеч популяр булган бу татар җыры — халыкчан шигырь төзелеше дәреслеге кебек. Ике юлы — табигатьне күзәтү. Ике юл — хисләреңне аңлату. Сәхнәдә барлыкка килгән түгел, ә халыкта яшәүче җырлар өчен бу гадәти күренеш. Шигырьнең ике юлы — игътибарны җәлеп итү өчен. Ә соңыннан килгән ике юл ниндидер мөһим фикерне җиткерә. Ритмга да игътибар итегез — ул бер әкренәеп, бер тизәеп тора — ихластан җырлаган башкаручының йөрәге дә шулай тибә.
Әпипә
Халык җыры
Татар дөньясыннан читтә иң танылган җырларның берсе. Аны «кыска көй» жанрына кертеп карап та, бию көе, такмак дип тә атап була. Җырны фәхешханә хуҗабикәсе чыгарган, ягъни ул иң түбән катлам мәдәнияте күренеше булып тора, дигән версия дә бар. Икенче версиягә караганда, бу җыр Мәфтуха апа һәм аның кызы Гафифә (назлы итеп — Әпипә) турында сөйли, алар йорттан-йортка йөреп, җыр-бию белән көн күргән, имеш. Бу җырның көе Альберт Леманның «Татар рапсодиясендә» дә, заманча бер көнлек дәртле тректа да күренеп китәргә мөмкин.
Заман
Халык җыры
Бу җырның язмасын 1916 елда немец архивларында табалар. Аны Беренче дөнья сугышы вакытында чит җирләргә барып эләккән әсир татар кешесе җырлый. Инде совет чорлары узгач, бүгенге көннәрдә «Заман» җырын пафослырак версиясендә Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор ансамбле башкарган. Бәлки, җырны яңадан кайтаруга аның «Гакыйль булган татарларны ник уятмыйсың заман?» дигән юллары хәзер дә куркырлык дәрәҗәдә актуаль яңгыравы сәбәп булгандыр.
Алмагачлар
Халык җыры
Такмак ритмикасы, гади һәм аңлаешлы сүзләр — бу җырның татарлар өчен американ, француз, немец ширкәтләре яздырган пластинкаларда очравы гаҗәп түгел, чөнки аңа ихтыяҗ булуын сизгәннәр. Гади генә техника ярдәмендә, колакны кисеп керүче һәм җәйге эстрада яки ярминкәләрдә урынлырак яңгырый торган тавыш белән җырлап бирелгән бу язмалар — ул чорның «поп-музыка»сына ачык мисал. Зыялылар чыраен сыткан, ә халык сатып алган — һәм өйләрендә тыңлаган. Һәм бу җыр, шунысы кызык, безнең көннәрдә дә яшәвен дәвам итә. Кайчакларда оригиналыннан бөтенләй ерак версияләрдә булса да, ул үзенең кыю-җитез рухын саклап калган.
Баламишкин
Халык җыры
Риваятьләрнең берсенә караганда, «Бала Мишкин» дигән көй Сарытау бае Габделгалим Мишкин аркасында дөньяга килгән. Имеш, ул бик күп байлык туплаган да, акчаларын өч улына мирас итеп калдырган. Шуларның икесе, без эшләргә җыенмыйбыз, акчабыз болай да җитәрлек булачак, Иделдә ташлар беткәнче, дип белдергән. Шулай итеп алар барлык акчаларын туздырып бетергәннәр, истәлеккә «Баламишкин» көе калган, имеш. Шушы риваятькә нигезләнеп, Кәрим Тинчурин «Соңгы сәлам» драмасын язган.
Тагын бер фараз — бу көйне бай сәүдәгәр Мишкин үзе заказ биреп тә яздырган һәм җыр аның хөрмәтенә аталган булырга мөмкин, ул вакытта мондый әйбер модада булган.
Чорлар