Лирик җырларда Казан татарлары традициясе өстенлек итә — бу «озын көй», «авыл көе» жанрлары һәм соңгы чор лирикасы.
Озын көй — милли моңның (мелодиканың) иң югары ноктасы, традицион вокал сәнгатенең иң югары дәрәҗәсе дип санала. Ләкин бу икенчел фольклор. Хәзерге вакытта озын көйне башкаручылар бу традицияне Казаннан алып кайткан яки Илһам Шакировны тыңлап, җырлыйлар. Озын көйнең каян, ничек килеп чыгуы хакында да бәхәсләр күп. Кайберәүләр бу локаль борынгы жанр, ул бар җирдә дә таралмаган диләр.
Көй төзелешенең катлаулы булуы ягыннан озын көй жанры барлык жанрлардан да өстен тора. Бу техник яктан караганда иң авыр, катлаулы жанр. Аны башкару авыр, шуңа күрә бу мәхәллә, крестьян жанры булуы бик икеле. Монда Урта гасыр профессиональ мәдәният йогынтысы сизелә. Озын көй XX гасыр башында киң таралыш ала, чөнки профессиональ җырчылар аны башкарып, бу шактый локаль традицияне гомум милли дәрәҗәгә күтәрә. Минемчә, Илһам Шакиров башкаруы — озын көйнең иң матур, дөрес, классик үрнәге.
Бу традиция сәнгатьтә үсеш ала, әлеге жанр профессиональ музыкаль мәдәнияттә таралыш тапкан. Профессиональ сәнгатьтә булуы аны хәзерге дәрәҗәгә күтәргән. Бу итальян белькантосы да түгел, русларның сузып җырлавы да түгел, бу безнең милли җырлау сәнгате, һәм ул, тамырлары традициядән килгән килеш, шундый дәрәҗәгә күтәрелә алган. «Озын көй»не тыңлау, аны җырлау — күзгә яшьләр китерерлек дәрәҗәдә күңелне нечкәртә. Әгәр дә берәрсе татар булмаган тамашачыны шаккаттырырга тели икән, ул озын көйне җырлый.
Киләсе жанр — авыл көе. Бу ике феномен, ике күренешнең бер үк атамасы. Беренчесе — традицион мәдәнияттә яшәве туры килә. Авыл көе — бу авылның нәсел көе. Һәр татар авылында үз авыл көе бар, һәм күпчелек текстларны шушы көйгә башкаралар. Рекрут җырлары, лирик җырлар, урам көйләрен — барысын да авыл көенә җырлыйлар. Бу шушы авылда яшәүче һәм шуннан чыккан кешеләр җәмгыятен берләштереп, тоташтырып торучы бер нәсел көе. Ул барлык татарларда да таралган. Кая гына килсәгез дә, һәркайда авыл көе бар. Гадәттә ул гармун белән җырлана. Ә икенчесе — тикшеренү әдәбиятында авыл көе дип атау кабул ителгән музыкаль-стилистик үзенчәлекләр. Бу дүртенче чирек размеры, тигез иҗекле ритм схемасы, пентатоник лад нигезе һәм бу төр җырларга хас бизәкләр — алар озын көйдәге кебек үк үсеш алган булмаса да, барыбер, бар.
Әле тагын соңгы дәвердә формалашкан җырлар бар. Фольклор һәрвакыт формасын үзгәртеп торганлыктан, яңа, багышлау җырлары бар. Нәрсәгәдер тәгаенләп башкарылган җыр — ул йола җыры түгел, ә аның җиңеләйтелгән төре. Бу гармунга кушылып «кыска көй»гә башкарыла торган рекрут җыры да, уен җырлары да — бу соңгырак катлам, 1920–30 еллар. Ихтимал, ХХ гасыр башыдыр, ләкин алар нәкъ менә 1920–30 елларда таралыш алган, ә 1950–60 елларда аеруча популяр булган, барлык фольклор ансамбльләренең дә репертуарларын нәкъ менә шул төр җырлар тутырган. Монда шулай ук уен җырлары — такмакларны да кертергә кирәк.
Тагын бер музыкаль традиция — Коръәнне бер көйгә салып уку (речитация) һәм рухи (дини) шигырьләр. Православ мәдәнияттә ул рухи шигырь, татар-мөселманнарда — Коръәнне көйләп уку, бу дини проблематика белән бәйле традиция. Коръәнне көйләп уку бүгенге көндә бик киң таралган, ләкин бу традицион мәдәниятнең аерым бер өлкәсе, бу фольклор түгел. Шулай булса да, бу традицион мәдәният. Безнең халыкта һәрвакыт үз мәкамнары булган һәм шушы мәкамнәрне белгән, совет чоры аша, күп буыннар аша шушы мәкамнәрне саклап, тапшырып килгән муллалар буыны булган.