Туфан белән бергә эшләгән тагын бер спектакль — «Дәрдмәнд». Бу да бик кызыклы проект — музыка күзлегеннән дә, идея ягыннан да. Туфанның идеясы — биючеләр, яраларыннан каннар аккан хәлдә, сәхнәдә бии, ә без Дәрдмәнд шигырьләрен җырлыйбыз. Мин «Әлиф»тән соң кабат этник уен кораллары алмаска, кабатланмаска кирәклеген әйттем. Һәм без монда ниндидер бик гадәти булмаган тавыш кирәк, дигән фикергә килдек. Бу контр-тенор булырга тиеш дип уйладык — ул ирләр югары сопрано белән җырлаганда туа, шул ук вакытта ул сопрано кебек яңгырамый. Нәкъ менә контр-тенор ХХ гасыр барокко музыкасында бик популяр булган. Инкыйлабка кадәр яздырылган татар җыр тәлинкәләре белгече, җырчы Идрис Газиев бервакыт миңа узган гасыр башында татарларда бик танылган Мирфәйзи Бабаҗановны тыңлаткан иде. Һәм ул контр-тенор иде. Ул татар халык җырларын бик нечкә, югары тавыш белән җырлаган, һәм үз вакытының йолдызы булган, тик революциядән соң бу әйберләр тарихта гына торып калган.
Без дә контр-тенор Рөстәм Яваевны алдык, ярый әле, безнең шундый җырчыбыз бар. Җырлар барокко стилендәге тавыш белән башкарылгач, уен кораллары да шул стильгә ярашлы булырга тиеш. Без кыллы инструментлар алдык. Мин моны Туфанга әйткәч, ул бик нык ошатты, нәкъ менә Дәрдмәнд вакытындагы музыка бу, диде. Бер яклап, безнең шундый параллель килеп туа, ә икенче яктан — Дәрдмәнд бит үзе дә ауропача фикерләүче, бик укымышлы һәм алдынгы карашлы кеше була. Шуңа күрә мин безнең музыка шундый ауропача, академик музыка белән яхшы килешер, дип уйладым.
Тик иң кызыгы монда башкада. Иң беренче мизгелләрдә — артистның сәхнәгә акрын гына чыгуы бик озак, сузынкы яңгыраучы хыялый музыка, шундый бер медитация белән үрелеп килә. Мин монда әлегә үз музыкамда беркайчан да файдаланмаган принципны алдым. Аны кулланырга вакыт, дип уйладым. Бу әйбер белән узган гасырларда барлык композиторлар да мавыккан — Бахтан алып Шостаковичка кадәр. Бу анаграмма принцибы, исемдәге хәрефләрне ноталар белән алыштырып, көй табу. Дәрдмәнд дигән исемдә «Д», «Р», «М» һәм «Д» хәрефләре, ягъни До, Ре, Ми, До ноталары бар. Минем музыкада беренче бүлек менә шул До, Ре, Ми, До ноталарына корыла. Мин моны беркемгә дә әйтмәдем, Туфанга да бу турыда бер ай узгач кына сөйләдем.
Аннары музыка акрынлап үсеш ала, һәм мажор барлыкка килә. Һәм шушы әйберләргә мин Дәрдмәнд текстын салдым. Опера речитациясе кебек әйбер бара. Ә сәхнәгә тәненнән буй-буй булып каны агып торган биюче чыккач, бу гомумән ниндидер сихри бер күренешкә әйләнде.
Шул ук вакытта без Туфан белән бервакытта да бер-беребезгә буйсынып, җайлашып эшләмибез. Мин алар биюче белән ни эшләячәкләрен белмәдем. Бары тик музыка яздым да, китердем. Музыка шушындый булачак, дидем. Ул, «Ярый, димәк моның белән ни дә булса уйлап чыгарырбыз», диде. Ягъни миңа биюче акрын гына сәхнәгә чыгачагын беркем дә әйтмәде, мин гомумән бернәрсә дә белми идем, бары үземнең медитацияне яздым.