Советлар чорыннан соң килгән елларда татар халкының җыр көнкүреше зур үзгәрешләргә дучар була. Матбугат чараларының күләме кискен артуы һәм электрон инструментлар күбәюе бу өлкәдә зур үзгәрешләргә китерә. «Беренче катлам» -—музыкаль фольклор башлыча белем бирү өлкәсендә, матбугат чараларында, сәхнәдә, фестиваль һәм бәйрәмнәрдә файдаланыла башлый.
Бу чорда профессиональ композиторлар иҗаты — «икенче катлам» аеруча аяныч хәлдә. Партия өлкә комитеты пленум һәм съездлары уңаеннан профессиональ җырчылар, опера һәм филармония солистлары катнашында концертлар уздыру бетә. «Өченче катлам» — һәвәскәр иҗат торган саен көчлерәк үсеш ала. Бу процесс, ХХ гасыр башында башланып китеп, аның ахырында үзенең социаль көнкүреш билгеләнүе кысаларыннан чыга башлый, һәм кыю рәвештә концерт эстрадасын яулап ала бара.
Мондый борылышка матбугат чараларының актив үсеше ярдәм итә, алар фактта шушы «бер көнлек» җырларның үзешчән авторларын һәм башкаручыларын пропагандалауга күчә. Күмәк көнкүреш җырлауга алмашка микрофон белән җырлау килә, мондый күренеш провинциаль авыллар клублары сәхнәсеннән алып шәһәр Мәдәният сарайларына, театр һәм концерт залларына кадәр таралыш таба. Нәтиҗәдә, эстрада җыры ХХ–ХХI гасыр чикләрендә башкаручыны, аның сәхнә образын рекламалаучы шоу-бизнеска әйләнә, бу образ тавыш яздыру фирмалары, телевизион каналлар, аларның концертларын оештыручылар тарафыннан сатыла. Бай спонсорлар акчасына чыгарылган күпсанлы афишалар беркемгә билгеле булмаган артистларның концертларына чакыра. Җырның образы инде солистка, «эстрада йолдызы» дип аталып йөртелә торган кешегә бәйле була башлый. Мондый «йолдызлык»ка нигездә, үзешчәннәр тартыла, алар профессионалларны кысырыклап чыгара бара.
Концерт номерлары саны искиткеч күп булса да, алар бары «кыска көй», «салмак көй» һәм «такмак» жанрлары белән генә чикләнә башлый. Алар һаман да шул ук 70 ел диярлек элек профессиональ татар композиторлары тарафыннан табылган һәм җыр көнкүрешендә инде күптән кулланылышка кертелгән ритм һәм интонация табышларын куллана. Бу кайчандыр яңа булган интонация һәм ритмнарга шәхси ихтыяҗлар күзлегеннән генә карау акрынлап аларның стандартлаштыруга китерә, аларның тәэсире яңалыгын югалта, аларны «попса» дип йөртелүче ниндидер бер яңгыраучы массага әйләндерә.
Башкару манерасында да төссезлек, бертөрлелек, җиңелчәлек хөкем сөрә. Күпчелек эстрада «йолдызлары»ның тиешле кадәр тавыш мөмкинлекләре булмаганлыктан, алар профессиональ композиторларның җыр шедеврларын бөтенләй башкарырлык хәлдә булмый, шуңа күрә ул әсәрләр үткәнгә күчә, онытыла. Нәтиҗәдә татар профессиональ композиторларының искиткеч бай җыр мирасы белән бөтенләй дә таныш булмаган яңа буын тыңлаучылары, кызганычка каршы, бу стереотип җырларны, алар эстетик кәнәгатьләнү китермәсә дә, актив кабул итәргә мәҗбүр.
Ахыр чиктә бу бертөрле, искергән, сату өчен эшләнә торган продукция шундый масштабларга җитте ки, татар халкының көнкүрешен шулкадәр яулап алды — хәтта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе 2016 елның августында шоу-индустрия адресына тәнкыйть белдерергә, «Нәрсәдер эшләргә кирәк!» дигән чакыру белән чыгарга мәҗбүр булды.