Мин хәтерлим әле, «Су буеннан әнкәй кайтып килә»не яздырганнан соң, мин театрда утырганда Азат Аббасов килеп керде: «Ой, Айдар, бүген худсоветта шундый ике җырыңны кабул итеп алдык, бөтенесе бер тавыштан кабул итеп алды» ди. Алар бу җырлар хакында фикерләшкән: җырчы ничек башкара, сүзләре җырга туры киләме, аһәңе безнең милли татар аһәңенә туры киләме?
Тагын шуңа әйләнеп кайтырга туры килә — татар аһәңе булырга тиеш. Без тыңлыйбыз грузин җырлаган җырларны — алар грузинныкы булып яңгырый, үзбәк җырлаганы — үзбәкнеке, таҗик җыры — таҗикныкы. Бүгенге көндә иң авыр, баш очыбызда кылыч булып асылынып торган әйбер — ул татарның әһәңен бетерү. Аны үзгәртәбез, «яңа татар җыры» язабыз. Җырның яңасы, искесе була мени? Ул заманда берәү дә «яңа татар җыры», «иске татар җыры» дип әйтмәгән. Җырның нигезендә татар җыры, татар аһәңе булырга тиеш. Аны синең үзгәртергә хакың юк, шушы үзгәрү аркасында, бүгенге көндә хәтта татар халык җырларын да бозып җырлый башладык, аның көй агылышын бозабыз.
Мәсәлән, шул ук профессиональ композиторлар бер җырны язган икән, аның гармониясен куйган, көен иҗат иткән икән, синең аны үзгәртергә хакың юк. Хәзер бит хәтта ки Сара Садыйкова язган җырның сүзләрен алмаштыралар. Мәсәлән, Сара апа Мостафа Ногман сүзенә җыр язган, нигә син анда Габдрахман Бибигайшә сүзләрен җырлыйсың? Синең алай җырларга хакың юк! Мин, мәсәлән, «Туган җиреңнән китмә» дигән җырны Гамил Афзал сүзләренә язам икән, минем көемә башка сүз куеп җырларга синең хакың юк. Бу мәхкәмәгә бирә торган әйбер.